Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң яхшы Коръән укучыга - велосипед

Чаллының 29нчы гимназиясендә Коръән укучылар бәйгесе узды.

Финалга гимназиядән 96 укучы чыкты. Аларга Коръән Китабын дөрес итеп укырга һәм яттан сүрәләр сөйләп күсәтергә кирәк булды. Катнашучыларның һәркайсына саллы бүләкләр әзерләнде. Коръән китабы һәм күчтәнәчләр тапшырылды.Төп бүләк - велосипед. Аны 10нчы сыйныф укучысы Мөхәммәд Саттаров алды.

«Ул Коръәнне иң дөрес укучы һәм сүрәләрне иң күп яттан белүче булып чыкты», - ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы, бәйге оештыручы Рима Исхакова.

Яхшылар дип табылган тагын 22 укучыга акчалата бүләкләр тапшырдылар. 

Искәртергә кирәк, егетләрне – шәһәр мәчетләре хәзрәтләре, кызларны мәдрәсә бетергән хатын-кызлар, мөслимәләр бәяләде. 

"Бәйрәм Яр Чаллы мөхтәсибәте, "Капелька" хәйрия фонды, "Хадиджа" мөслимәләр хәйрия оешмасы, "Изгелек йорты" үзәге, Яр Чаллы мөслимәләр оешмасы белән берлектә оештырылды. Аллаһы Тәгалә әлеге бәйгене югары дәрәҗәдә уздырырга ярдәм иткән һәр иганәчегә әҗер савапларын бирсен, малларына бәрәкәт иңдерсен», - ди 29нчы гимназия җитәкчелеге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев