Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Интернетта акча эшлим дип, 1 миллионнан колак каккан

Маркетплейста товар турында фикер калдырып баемакчы булган.

Түбән Кама полициясенең дежур бүлегенә гариза белән 23 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән. Ул Интернет челтәрендә өстәмә акча эшләргә чакырган игъланга юлыга. Эшнең асылы - танылган маркетплейсларда товар турында фикер калдыру. "Белгечләр" күрсәтмәләре буенча эш итеп, Түбән Кама кешесе банкның мобиль кушымтасын кулланып, аферистлар ресурсында шәхси кабинет булдырган. Әмма керем алу урынына егет 10 мең сумнан артык акча югалткан. Аларны чыгарыр өчен зыян күрүчегә "юрист" тәкъдим ителә.
Әмма, "юрист" күрсәтмәләренә ияреп, 10 мең сум чыгару урынына мөрәҗәгать итүче үз автомобилен салган, кредит алган һәм 1 миллион сумнан артык акча югалткан.

Әлеге факт буенча Россия буенча җинаять эше кузгатылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев