Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Җиңү поезды» Чаллыда тукталмый

Татарстан буенча маршруты билгеле.

«Җиңү поезды» 23 апрельдә Түбән Новгородтан кузгалып, Горький тимер юлы буенча хәрәкәт итәчәк. Соңгы тукталыш – Түбән Новгородта. Быел поезд Чаллыда тукталмый, әмма шәһәрдәшләр якын-тирә станцияләргә бара ала.

 «Җиңү поезды»  Татарстанда киләсе станцияләрдә туктый:
-    28 апрель, 8:05 – Яшел Үзән
-    29 апрель, 8:45 – Бурундуки, 10:20 – Буа
-    30 апрель, 9:00 – Казан, 13:25 – Шәмәрдән, 15:05 – Нократ Аланы
-    1 май, 8:15 – Әгерҗе1

«Җиңү поезды»ның һәр тукталышы тантаналы рәвештә, бәйрәм программасы белән узачак. Ветераннар белән очрашу да каралган. Поездның составында 6 платформа, аларда сугыш елларындагы техника, санитар вагон, кыр кухнясы бар. Поездның башында - Л-4302 сериясеннән легендар паравоз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев