Җиңүнең 80 еллыгында ретро-машиналар йөриячәк
Яңалыклар тасмасы

Җиңүнең 80 еллыгында ретро-машиналар йөриячәк

Шәһәрдә матбугат конференциясе узды.

Чаллыда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын зурлап уздырачаклар. Бәйрәм Муса Җәлил һәйкәле каршындагы митинг белән башланып китәчәк. Ватан-мемориалы янында парад, хәрби техникалар узачак. 

"Беренче тапкыр ретро техника чыгарылачак. Шулай ук заманча техникаларны күреп булачак. Барлыгы 42 машина", - ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов. 

Ватан-ана мемориалы каршындагы бәйрәм чарасында 2 меңнән артык укучы, студентлар катнашса, Яр буе паркы мәйданында аларның саны 3 меңнән артык.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев