Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инвалидларга - 1500 электрон сертификат

Аны каян алырга?

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә  техник чара  алу өчен 1500 электрон сертификат рәсмиләштерелгән. Аларның гомуми бәясе 30 млн сумнан артык.    

Фондның электрон каталогында 740 җитештерүчедән 6,9 меңнән артык тернәкләндерү чарасы бар. Анда техник чараларның бәясен, шулай ук түләү өчен электрон сертификатларны кабул итүче кибетләрнең адресларын табып була. 

Сертификат ярдәмендә ишетү аппараты, кресло-коляска, култык таягы, таяк –  канун кысаларында  каралган теләсә нәрсәне алып була. Электрон сертификатны 12 ай эчендә кулланырга кирәк. 

 «Электрон сертификат  гадәти банк картасы кебек үк  эшли:  сайлап алынган товар өчен шунда ук  түләргә мөмкин. Сертификатны офлайн-кибетләрдә яки сәүдә-сервис предприятиеләрендә дә файдаланырга була. Аны Социаль фондның шәхси кабинетында яки Дәүләт хезмәтләре порталында  рәсмиләштерергә, алырга һәм аның ярдәмендә кирәкле тернәкләндерү чарасына заказ бирергә мөмкин», – диләр Социаль фондның Чаллы бүлеге белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәйрия дәүләт ярдәме физик мөмкинлекләре чикле