Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йөк машинасы ир-атның өстеннән чыккан

49 яшьлек ир-ат үлгән.

Бүген төнлә Чаллы ГАИ инспекциясенең шәхси составы тревога буенча эшкә чакырылган. Аларга ир-ат өстеннән чыккан йөк машинасы йөртүчесен табу бурычы куелган.

Юл-транспорт һәлакәте бүген төнлә Муса Җәлил проспектындагы 5нче йорт каршында булган. Ярым прицеп таккан Daf машинасын йөртүче,  мөгаен,  караңгы төстә спорт костюмыннан юлда яткан ир-атны күрмәгән. Аның өстеннән  чыккач, ул ГАИ инспекторын көтеп тормаган. Юлын дәвам иткән.

49 яшьлек ир-ат юлда үлгән. Төнге сәгать 2дә инспекторлар һәлакәт урыныннан качкан шоферны эзләргә керешкәннәр. Иртәнге сәгать 6да «Закамье» базасы янында йөк машинасын тапканнар. Аның 1972 елгы йөртүчесен ГАИга алып киткәннәр. Машина штраф стоянкага оазтылган. 
Фотолар ГАИның пропаганда бүлегеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспорт һәлакәте үлем-китем