Йөк машинасы танымаслык - ТЭЦ борылышында каты авария
Урынга табиблар, инспекторлар килеп җитте.
Иртәнге якта ТЭЦ янындагы борылышта каты юл-транспорт һәлакәте булды. Фура машинасы белән автоцистерна бәрелеште. Урынга табиблар, инспекторлар килеп җитте. Иң зыян күргәне - автоцистерна машинасы. Кабинасы өзелеп үк чыккан. Коткаручылар шофёрны коткарды. Шаһитлар әйтүенчә, ул исән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев