Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ипомея, гавай розасы үстерергә ярамый

Бу хакта РФ Хөкүмәте җитәкчесе карар кабул итте.

Россия бакчачыларына наркотиклар җитештерүгә тиң өч төсле ипомея үстергән өчен җинаять җаваплылыгы яный.  Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин шул хактагы карарны. имзалады. Карар хокукый актларның рәсми сайтында урнаштырылган. 

Карар нигезендә, бакча чәчәгенең ун һәм аннан да күбрәк куакларын үстерү Җинаять кодексының 231 мәддәсе буенча җинаять җаваплылыгы белән яный (наркотиклар яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне законсыз үстерү). Өч төсле ипомеянең 10-100 куагын  үстерү -  зур күләмдә, ә 100дән артыгы   аеруча зур күләмдәге җинаять дип саналачак.

Өч төсле ипомеядән тыш, гармал, калкан формасындагы турбина, гавай розасы орлыклары үстерү тыелган.

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча ташлама Канун