Ирек Фәйзуллин Чаллының төзелеш компаниясендә булды
Ул торак комплексы төзелеше белән танышты.
Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Чаллыга эш визиты белән килде.
Визит кысаларында ул Раил Миңнегалиев җитәкчелегендәге «СтройТраст» компаниясениең «Притяжение» торак комплексында төзелә торган объектларын карады.
Компаниянең генераль директоры киңәшчесе Фәрит Шәрипов объектлар төзелеше һәм аларның үзенчәлекләре турында сөйләде.
Министрга Орлов кырындагы районның концепциясен тәкъдим иттеләр һәм «Талан» компаниясе өчен төзелгән йортлардагы шоурумнарны күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев