Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Ирләребезгә терәк булып, ярдәм итәргә иде!»

Фирүзә Минеева махсус операциядәге ире Михаилны түземсезлек белән көтә.

«Ул киткәннән бирле кроссовка белән джинс чалбардан йөргәнмен икән», — ди ул. Күптән түгел Фирүзә кыюлыгын җыеп ирләре махсус хәрби операциядә (СВО) булган хатыннар һәм сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гүзәл затлар арасында узган матурлык бәйгесендә катнашты. Әлеге чара хәрби хатынына вакыйгаларга икенче төрле караш булдырырга ярдәм иткән.
– Фирүзә, ирең ничә ел инде махсус операциядә? 
– Октябрьдә дүрт ел була. Без техникумда укыганда таныштык. Ул укып бетерде дә армиягә китте, бер ел шунда көттем. Аннары икебез дә югары уку йортына укырга кердек. Диплом алгач, 2018 елда өйләнештек. 2019 елда кызыбыз туды. Ипотека алдык, тормыш үз көенә бара иде… 28 октябрьдә эшенә повестка килде, 29 октябрьдә иртәнге сәгать тугызда алып киттеләр. Шок булды. Балага әле өч яшь тә тулмаган, җитмәсә,  кызым белән икебез дә авырып тора идек. Мин, кем әйтмешли, «кулсыз-аяксыз» калдым – машина йөртә белми идем, руль артына утырырга мәҗбүр булдым. Тормышымның яңа этабы башланды. 

– Балагыз да әтисен юксынадыр... 
–Башта: «Әти кайчан эштән кайта?» – дип еш сорый иде. Хәзер аңа җиде яшь, күп нәрсәне аңлый. Балалар бакчасына килеп туктыйбыз: башка балалар әти-әнисе белән чыгалар, әтиләре аларны кулларына ала. 23 февральдә фотолар җибәрделәр: барысы да әтиләре белән, ә Аделина берүзе открытка тотып утыра. «Ни өчен калганнарның әтиләре монда, ә минеке - юк?» – дип сораштыра. Аның сүүзләренә мин гел елыйм.

– Сер түгел, ирләрен көтүчеләргә карата җәмгыятьтә караш төрле. Пычрак сүз атарга, арттан чыш-пыш килеп калырга яратучылар да бардыр? 
– Ике ел элек машинаны алыштырдык, 7 елга кредит алдык. Шунда берәү: «Кредитка алмагансыздыр инде, ирең акчаны яхшы эшли бит!» – дип төрттерде. Күпләр аңламый, иремнең эшләгән акчасын үзенә дә кирәк бит. Кайберәүләрнең акча дип күзләре йомыла, асылда ни булганын уйламыйлар. Минем бер дә зарланасым да, акланасым да килми. Бу теманы бөтенләй читләп узарга тырышам. Хәрби зонада иремнең машинасы бар, аны да гел ремонтлап торырга кирәк. Ул якта барысы да кыйммәт: бездә ипи 50 сум булса, анда 150 сум тора. 3-4 ел эчендә ниләр генә ишетмәдем. Әни дә: «Кафега барганыңны, ял иткәнеңне кешегә күрсәтмә, интернетка чыгарма», – ди. Мин бит ял итеп йөрмим, аралашырга кирәк булган чаклар була. Тормыш иптәшем мине белә, ышана. Мин башкаларга күз ташлап йөрмим, гел хәрби хезмәттәге иремне сагынып яшим.

– Үзеңә дә ир-ат эшләрен башкарырга туры киләдер?
 – Ирем киткәннән бирле кроссовка белән джинсы чалбардан йөргәнмен икән. Михаил киткәч, үзем дә юлда, ишегалдында ир-атлар белән әйткәләшеп тә алырга туры килә. Ул кайткач яңадан хатын-кызга әйләнәм -  яклаучым янымда. Авыр вакытларда иремне уйлыйм, кызганып елыйм. Берсендә шартлауга эләгеп иремнең ботинкасы төшеп калган, яланаяк йөгергән. Моңа ике размерга кечкенә аяк киеме биргәннәр, аягы итенә хәтле суелып беткән иде. Бөек Ватан сугышы да авыр булган, ачлык булган. Ә хәзер – сугыш икенче төрле…

– Син мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның әниләре белән бәйгедә катнаштың. Бу конкурс үзең өчен бик мөһим, дисең. Ни өчен? 
– Минем беркайчан да мондый чараларда катнашканым юк иде. Җырлый да, бии дә белмим. Иремә багышлап шигырь язган идем – шуны сөйләдем. Кастингка килүчеләрнең кайберләре куркып борылып китте. Ә без, 19 хатын-кыз, калдык. Биш көн эчендә чыгыш ясарга әзерләндек. Бер-беребезгә ярдәм иттек. Киенү бүлмәсендә (гримеркада) һәркемнең язмышын тыңладык. Сәхнәгә чыкканчы үзебезне җиңүчеләр кебек хис иттек.  Мөслим районыннан бер хатын-кыз килгән иде – аның баласы урын өстендә хәрәкәтсез ята. Ул Чаллыга беренче тапкыр үзе руль артында килде. Безне тыңлаганда залда утырган ир-атлар да елады. Иремне алып киткәннән бирле минем күлмәк кигәнем юк иде. Шул хатын-кызларның энергиясенә карап, үзем дә үзгәрдем. Гардеробымны яңарттым – бер көндә ике күлмәк алдым. Эштә дә: «Очып йөрисең!» – диләр. Минем кебекләр күп хәзер, без бер-беребезгә терәк булырга тиеш.

– Ирең бәйгедә катнашуыңны белгәч нәрсә диде? 
– Ул миңа 23 апрель көнне кичке сәгать тугызда язган. Телефон зарядкада иде, безне бүләкли торган вакыт. Җавап бирмәгәч, борчылып көткән. Ахырда шалтыратып: «Син бик көчле рухлы. Гап-гади хатын-кыз була торып, сәхнәгә  чыктың. Мин синең белән горурланам!» – диде. Бу минем өчен иң кыйммәтлесе.

– Бу махсус операция беткәч, сезнең тормыш ничек үзгәрер дип уйлыйсың? 
–    Хәрби бәрелешләрдә катнашу минем иремне дә үзгәртте. Ул күп әйбергә башкача карый, гаилә белән булган мизгелләрнең кадерен белә. Ялга кайткач, Чаллының матурлыгына, чисталыгына, кешеләргә сокланып йөри. Сугыш кемнәрнеңдер рухын сындыра, сүз дә юк, әмма без ирләребезгә терәк булырга тиеш. Кызым белән һәркөн очрашуны көтәбез. Баланы да быел мәктәпкә бирмичә торам: чыгарылыш кичәсендә, 1 сентябрьдә гаилә белән бергә буласы килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Своих не бросаем 16»