Иртәгә Татарстанда юлларны ябарга мөмкиннәр
Сәбәбе: кабат буран булачак.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне 7 январьдә һава торышы шартлары начараю турында кисәтте.
ГАИ мәгълүматларына караганда, төбәктә көчле кар яву, секундына 14 метр тизлек белән исүче көчле җил һәм буран фаразлана. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин.
Һава торышы начар булу сәбәпле, трассаларның аерым участоклары вакытлыча ябылырга, шулай ук транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелергә мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе республика халкына мөмкин булган очракта торак пунктлардан читкә китмәскә һәм 12:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр юлга чыкмаска киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев