Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

“Иртән эшкә килгәч, башта машина хуҗаларын эзлибез”

“Безнең ишегалды” проекты дәвам итә

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында масштаблы төзекләндерү эшләре дәвам итә. Чаллыда барлыгы 68 ишегалды төзекләндерелә.  Генераль подрядчы оешма итеп "Автомобиль юллары предприятиесе" билгеләнде.
Эшләр апрель-май айларында ук башланды һәм бүгенге көндә шәһәрнең өч районында да актив дәвам итә:
-         Комсомол районы: 34 ишегалды (шул исәптән 4А, 14, 19 кварталлар, Мәләкәс аръягы, 21 һәм 22 нче комплекслар).
-         Үзәк район: 30 ишегалды (35, 36, 37, 38 һәм 60 нчы комплекслар).
-          Автозавод районы: 4 ишегалды (21 нче һәм 65 нче микрорайоннар).
 
 «Машинаңны ал!»төзүчеләрнең көндәлек сынавы.


Яңарту эшләрендә иң зур каршылык – ишегалдында калдырылган автомобильләр.  Автомобиль юллары предприятиесеннән яктырту буенча инженер Азат Җәләлиев сүзләренчә, машина хуҗаларын эзләү эш барышына комачаулый:
«Иртән эшкә килгәч, башта машина хуҗаларын эзлибез. Йорт чатларында сорыйбыз, шалтыратабыз. Күпме вакытыбыз әрәм була».
37/06 йортында яшәүче Елена Астрова да, төзүчеләрнең тырышлыгын билгеләп үтеп, күршеләрен аңлырак булырга чакыра: «Кайбер автомобиль хуҗалары аркасында эш туктап тора бит. Бер машина хуҗасын өч көн эзләдек – бордюрны сүтә алмый тордылар».
“Безнең ишегалды” программасы буенча социаль ипотека буенча төзелгән бу йортлар янында күп автомобиль кую өчен урыннар бермә-бер артачак.
“37 нче комплекс” җирле үзидарә рәисе Зөлфия Зәйнуллина сүзләренчә, 37 комплекста парковка мәсьәләсе зур проблема булган. Быел комплекста берьюлы 13 ишегалдын ремонтлыйлар. Бу төзүчеләргә дә, машина хуҗаларына да уңайсыз, билгеле. Ярый әле Раскольников урамы һәм Халыклар дуслыгы проспекты буйлап юл билгеләрен үзгәрткәннәр – ике ай дәвамында транспорт чараларын юл кырыенда калдырырга рөхсәт итәләр: “37/27 йорты ишегалдын гына алсак та, ул 28,29 йортларга да карый. Монда янгын сүндерү машинасы да керә алмый иде. “Гринта” предприятиесенең чүп җыю транспорты да күп азапланды – үтә алмагач җыештыручылар чүп контейнерларын беренче подъезд каршына ук сөйрәп йөриләр иде”, - ди ТОС рәисе.
 
 Уңай үзгәрешләр күренеп тора.


Подрядчы оешмада трактор йөртүче Дмитрий Нуриев иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр, хәтта кояш баткач та эшләргә тырышуларын әйтә. Ял, бәйрәм дип тә тормыйлар – объектны тизрәк тәмамлау ягын карыйлар. «Былтыр үзем яшәгән 23 нче комплекста да ремонт булды. Машина урыннары күбәйде, коляска белән йөрергә уңайлы, юллар яхшырды. Ишегаллары танымаслык булып үзгәрә», – ди ул.
37/09 йортында яшәүче Дамир Җиһаншин исә үзләренә футбол кыры ясауларын сорап, теләкләрен исәпкә алуларына сөенә. Парковка 38 урынга артачак, бу исә яшь, балалы гаиләләр өчен зур уңайлык.
 
Программаның масштабы һәм киләчәге.


“Топ 200" дип аталган республикакүләм исемлеккә сайлау нәтиҗәләре буенча 37нче комплексның 13 ишегалды да керде”, - ди  Үзәк районы җитәкчесе Фидәрис Хәбибуллин -  Бу – йорт өчен җаваплыларның актив эшчәнлеге һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша тавыш бирү нәтиҗәсе. Бу, әлбәттә, рекорд түгел, мәсәлән, ГЭС бистәсенең10нчы комплексында берьюлы 17-18 ишегалды ремонтлана. Тик,кызганыч, ТР Рәисе оештырган программа быел тәмамлана," – ди җитәкче. – "Алга таба булырмы-юкмы әлегә билгесез. Безнең Үзәк районында программага керми калган 27 ишегалды бар. Алар 2014 елдан соң төзелгән яки элек төзекләндерү эшләре башкарылган булган (мәсәлән, балалар бакчаларына, мәктәпләргә илтүче юллар ремонтланганда бу ишегалларына да кагылган). Без аларның хәзерге халәтен тикшереп карыйбыз. Бик нык начар булса, төзекләндерүнең башка юлларын табарбыз."
"Безнең ишегалды" проекты кысаларында, нигездә, иске асфальт катламы алыштырыла, балалар мәйданчыклары яңартыла, урам яктырткычлары куела һәм машиналар кую урыннары киңәйтеп ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт пад «Наш двор» «Безнең ишегалды»