Иртән – салкынча, көндез җылы
Синоптиклар фаразы.
19 мартта, Татарстанда температура фонының күтәрелүе дәвам итә. Термометрларның көндезге һәм төнге күрсәткечләре арасындагы аерма 22 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Төбәк территориясендә явым-төшем көтелми.
Җилнең тизлеге – 2 метрдан 7 метрга кадәр. Ул юнәлшене үзгәртәчәк. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларда урыны белән көчле бозлавык.
Төнге -1...-6 градус салкыннан соң ( кайбер районнарда -10 градуска кадәр) көндез Татарстан буенча һава +4...+9 градуска кадәр, ә көнчыгыш районнарда +12 градуска кадәр җылыначак.
Метеорологлар мәгълүматларына караганда, Татарстанда якындагы көннәрдә аномаль җылы һава торышы саклана, яңа температура рекордлары көтелә.
Шулай да ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь әйтүенчә, республикага салкыннар әле кайтырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев