Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ишегалларын төзекләндерә башлыйлар

Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы буенча әзерлек эшләре башланды.

Кайбер ишегалларында төзекләндерү бу атнада ук башланачак. 2026 елда программа шәһәрнең 68 ишегалдын колачлый: Комсомол районында — 34, Үзәк районда — 30 һәм Автозавод районында — 4 объектта реконструкция көтелә.
Төзекләндереләсе объектлар арасында — ЗЯБ бистәсенең 14нче һәм 19нчы комплекслары ишегаллары, шулай ук 37нче һәм 65нче микрорайоннардагы ишегалды территорияләре. Башкарылачак эшләрнең төгәл даталары һава торышын исәпкә алып билгеләнәчәк.
Программа кысаларында юлларны һәм тротуарларны төзү һәм ремонтлау, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, яктырту баганаларын монтажлау һәм булганнарын ремонтлау, балалар өчен куркынычсыз уен һәм спорт җиһазларын урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары (ТКО) мәйданчыкларын булдыру яки яңарту кебек эшләр каралган.
«Һәр ишегалды өчен җиһазлар индивидуаль рәвештә формалаштырыла», — дип хәбәр итә ПАД хезмәткәрләре. (Автомобиль юллары предприятиесе).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Безнең ишегалды» Чаллыда