Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Исерек машина йөртүчене телеграм-канал ярдәмендә тоттылар

Ул юлда һәлакәт оештырырга өлгергән.

Битараф булмаган шәһәрдәшләр М.Җәлил проспекты буенча «Лада» машинасында хәрәкәт итүче турында хәбәр җибәрә. Автомобиль аварияле очраклар тудырган, шуңа йөртүчесе исерек дигән шик туа. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре кичекмәстән күрсәтелгән урынга ашыга. Машина белән 37 яшьлек ир-егет идарә иткән, аның алкоголь кулланганы ачыкланган. 

Гаеплегә карата административ материал төзелгән, аңа 45 мең сум штраф түлисе була. Моннан тыш, машинасын штраф стоянкага алып киткәннәр. Өстәвенә, ир-ат 1,5-2 ел дәвамында транспорт йөртү хокукыннан колак какты. Шулай ук ир-ат юлда һәлакәт оештырып өлгергән. Вакыйга урынын ташлап киткәне өчен җавап тотасы була (1-1,5 елга машина йөртү хокукыннан азат итү яки 15 тәүлек арест).

Исерткеч эчемлек кулланган ир-атны тоткарларга «Пьяные водители Набережных Челнов» телеграм-каналына килгән хәбәр ярдәм итә. Инспекторлар халыкны битараф булмаска өнди. Әлеге каналга килгән хәбәрләр аноним. Шулай ук 112, 02 телефоннарына да шалтыратырга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев