Исерек шоферның машинасын алганнар
Яңалыклар тасмасы

Исерек шоферның машинасын алганнар

Суд шундый карар кабул итте.

Түбән Камада суды  ТР Мамадыш районы Соколка авылында яшәүче 35 яшьлек ир-атның  Mercedes-Benz автомобилен алу турында карар кабул итте. 

Мәгълүм булганча, ир-атны исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен тоткарлаганнар.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, машина йөртүче элек тә исерек хәлдә руль артына утырган өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Ир-ат үз гаебен таныган. Чит ил машинасын конфискацияләүдән тыш, аңа 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән һәм ике елга йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
 


правосудие исерек машина йөртүче Хөкем карары

Нет комментариев