Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Искәндәр Биктаһиров: «Бик каты авырыйм, терелерменме, юкмы...»

Кызганыч, Чаллы тамашачысы сөекле җырчысы белән очраша алмый калды.

Бүген татар җәмәгатьчелеге, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировны мәңгелек йортка озатты. Хушлашу мәрасиме Казанның Мәрҗәни мәчетендә булды. Җырчыны Курган комплексында җирләделәр.

Халкыбызның сөекле җырчысы, 20 декабрьдә «Күңел» радиосы концертында җырларга тиеш иде. Әмма чирләү сәбәпле, ул Чаллы тамашачысы белән очраша алмый калды. 

«Күңел» радиосының  җитәкчесе Лилия Мәхмүтова әйтүенчә, җырчы соңгы көнгә кадәр Чаллыда чыгыш ясарга өметләнгән.

– Искәндәр абый белән башта октябрь аенда сөйләштек. Салкын тидергән булса да, тавышы көр иде. «Концертка киләм,» –  диде. «Автобус булачак, кирәксә сезгә таксига акча бирермен», –  дидем. Ул риза булды. Декабрь башында шалтыратып хәлләрен белештем. «Каты чирләдем. Барып булырмы, юкмы белмим», – диде. Без тагын сөйләшербез дип саубуллаштык. 
Концерт чәршәмбе көнне булды, мин дүшәмбе көнне аңа тагын шалтыраттым. Аның тавышы беткән иде. Күрәмсең салкын тию теге чирен көчәйткән. (Искәндәр Биктаһиров яман шеш белән авыруын соңга кадәр беркемгә дә әйтмәгән. – З.Г.) «Лилия, бик каты чирләдем терелерменме, юкмы? Концертка бара алырмынмы... әйтә дә алмыйм», – диде.
Шул көнне төнлә ул миңа: «Гафу итегез, концертка бара алмыйм. Бик каты чирлим», – дип язып җибәрде. 

Мин аңа: «Искәндәр абый, терелегез генә. Без сезне Чаллы тамашачысы белән очраштыру җаен табарбыз», – дидем. Кызганыч, Чаллы тамашачысы сөекле җырчысы белән очраша алмый калды. Урыны җәннәттә булсын, – диде «Шәһри Чаллы» журналистына Лилия Мәхмүтова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем Искәндәр Биктаһиров