Җитәкче хәрбинең гаиләсенә бала туу турындагы таныклык тапшырды
Чара КДМЦда үтте.
Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучының баласын каршы алу тантанасы булды.
Алия һәм Александр Параниннар гаиләсендә малай туды. Аңа Али дип исем куштылар.
Яшь әнине һәм туганнарын шатлыклы вакыйга белән башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов котлады.
«Бу шатлыклы көнне сезнең белән бүлешүем минем өчен зур мәртәбә. Бала туу – гаилә тормышында төп вакыйга. Шәһәр халкы исеменәнн ирегезнең ышанычлы тылы булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Ирегез илебезне саклый. Аны өйдә яратуларын, көтүләрен белү – аның өчен ныклы терәк. Улыгыз сәламәт һәм көчле булып үссен. Гаиләгезгә һәм бөтен республикага шатлык китерсен», – диде ул.
Фәрид Сәлахов яшь әнигә 100 мең сум акча һәм бүләкләр тапшырды.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев