Үткән ел нәтиҗәләреннән күренүенчә, ил буенча сарык итенә хаклар, 13 процентка артып, бер килограммы 422 сум тәшкил иткән. Сыер итенә дә хаклар сизелерлек үскән.
Аның иң арзаны Тыва Республикасында сатыла – килосы 266 сум. Ә иң кыйммәт сыер ите – Камчаткада. Биредә аның бер килограммы 554 сум тора.
Илдә иң кыйммәтләр исәбенә күркә ите дә керә, хаклар буенча ул өченче урында. Аның уртача хакы бер кило өчен 362-376 сум тирәсендә йөри.
Ел йомгакларыннан иң арзан булып кош ите санала – хакы нибары 1 процентка арткан. Тавык итенең ил буенча иң арзаны Чечняда – килограммы 138 сум. Ә Камчаткада ике тапкыр диярлек кыйммәтрәк – 269 сум.
Фото Интернет челтәреннән.
Нет комментариев