Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Юбилейное» ширкәте бакчачыларының җирләрен тартып алачаклар

«Без кая барырга тиеш?» - ди алар.

Шәһәр башкарма комитеты бинасында җәмәгать тыңлаулары булды. Анда 29 сорау каралды. Халыкны иң борчыганы - Мәскәү проспекты төзелеше дәвамы. "Юбилейное" бакчачылык ширкәте бакчачылары участоклары өчен кайгыра. 87 җир кишәрлеге тартып алыначак дип белдерделәр.

Залда утыручылар шау-шу килде. "Кайсы урамнар тартып алына?", "Участоклар урынына безгә нәрсә биреләчәк?", "Күпме акча түләячәкләр?" кебек сораулар яудырдылар. Бакчачылар белән очрашуга Мәскәү проспектының 2нче этабын проекты өстендә эшләүче вәкил дә бар иде. Бакча участоклары ничә сумга бәяләнәчәге экспертиза үткәч кенә билгеле булачак дип белдерделәр. Һәр кешенең милеге аерым бәяләнәчәк. Монда участок, өй генә түгел, хәтта башка төзелеш объектлары, агачлар да исәпкә алыначак дип тынычландырдылар.

Урыннан берсе торып: "Безнең сорауларга төгәл җаваплар булмады. Җәмәгать тыңлауларына әзерләнмәгәннәр. Шуңа күрә тыңлауларны икенче көнгә күчерергә кирәк", - дип тәкъдим ясады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев