Югалган баланы Казанда үле килеш тапканнар
Үлем сәбәпләрен ачыклау эшләре дәвам итә.
Калугада югалган малайны Казанда тапканнар. Кызганыч, ул вафат булган. Якынча мәгълүматларга караганда, үсмер наркотик матдәләрне артык зур дозада кулланудан үлгән.
Аның мәетен Казанның Серов урамындагы бер йортта арендага алынган фатирда тапканнар. Баланың 2 көн чамасы элек үлгәнлеге ачыкланган.
Малайның Казанда әти-әнисез нәрсә эшләве һәм ничек фатир алып торуы мәгълүм түгел. Бер версия буенча, үсмер Татарстан башкаласына акча эшләргә килгән. Баланың үлем сәбәпләрен ачыклау буенча эшләр бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев