Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Югары каттан сикергән 14 яшьлек кыз хушлашу хаты калдырган

Тикшеръ комитеты «Үз-үзенә кул салуга этәрү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

Шушы көннәрдә Чаллыда мәктәп баласы югары каттан сикереп үлде (монда яздык). Мондый адымга барганчы ул телеграм каналында язылучылары белән хушлашкан булган. Исегезгә төшерәбез, фаҗига Академик Королев урамындагы 26 катлы йортта булды. 

Кызның социаль челтәрләрен күзәтеп барган яшьтәшләре аның үз-үзеңә кул салу турындагы сайтларда утыруын  хәбәр иткән иде. Кыз тулы гаиләдә тәрбияләнгән, әти-әнисе баласында ниндидер үзгәрешләр булуын сизмәгән. Бала яхшы билгеләренә генә укыган.

Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматләренә караганда быел шәһәрдә яшүсмерләр арасында 2 суицид очрагы булды. Ә үз-үзенә кул салырга омтылган балаларның саны 2 дистәгә якын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев