Юл төзү өчен 430 объект алынды
Бу хакта киңәшмәдә хәбәр иттеләр.
2024 елда Башкарма комитет, Мәскәү проспектын озынайту сәбәпле, 211 җир участогын һәм 219 милек объектын хуҗаларыннан шәһәр файдасына алды. Аларның күпчелеге «Юбилейный» бакчачылык ширкәтендә, «Строитель» һәм «КАМАЗ-2» кооперативларында урнашкан иде.
Ленар Гыйззәтуллин әлеге объект хуҗаларына компенсация алу өчен хокукый документлар әзерләргә кушты.
Мәскәү проспекты дәвамының икенче этабы Орлов кыры боҗрасыннан Комаров урамына кадәр төзеләчәк. Проект 3 млрд сумга төшә. Объектны «Стимул» федераль программасына кертергә планлаштыралар.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәү проспекты дәвамының беренче этабы «Стимул» программасы буенча 1,5 млрд сумга төште. Бу акчага 1450 метр юл һәм күпер төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев