Юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше һәлак булды

Якынча мәгълүматлар буенча машина йөртүче югары тизлектә барган.

Минзәлә районы Балтай авылы янында юл-транспорт һәлакәте булды. Чит ил машинасының 23 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламау нәтиҗәсендә идарә итүне югалтып,  юл кырыена төшеп, әйләнеп  капланды. 

"Нәтиҗәдә үзе һәм 21, 28 яшьлек пассажирлары һәлак һәлак булды. Бер пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды", - дип хәбәр итте ТР Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

Фаҗига сәбәпләрен ачыкларга урынга Минзәлә районы прокуроры Риназ Калаков килде. 

Узган атна азагында Әгерҗедәге авариядә бер ир-ат һәм ике бала һәлак булды.

Фото ТР Прокуратурасыннан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте кешеләр үлеме

Нет комментариев