Юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомерләре өзелде
Түбән Кама -Чистай юлында җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешә.
Түбән Кама районындагы трассада "FAW " йөк машинасы белән "ВАЗ» автомбиле бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машина йөртүчесе һәм аның ике пассажиры шунда ук үлә.
Татарстан дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге юл-транспорт һәлакәте "Чистай-Түбән Кама" юлының 64нче километрында була.
Якынча мәгълүматлар буенча, җиңел машина йөртүче каршы як юлга чыккан һәм йөк машинасына бәрелгән. Нәтиҗәсе машинадагы кешеләр өчен аяныч тәмамланган.
Узган ял көннәрендә дә кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләре булды.
Тәтеш районында LADA Kalina юл кырыена төшеп китте. Аның 19 яшьлек пассажиры үлде.
Алексеевск районында чит ил машинасы юл кырыена төшеп, әйләнеп капланды. Анда 21 яшьлек машина йөртүченең гомере өзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев