Юл-транспорт һәлакәтендә кеше үлгән
Яңалыклар тасмасы

Юл-транспорт һәлакәтендә кеше үлгән

Фаҗига Биектау районында булган.

Татарстанның Биектау районында, төгәлрәге «Волга» М-7 автомобиль юлының 809нчы км.ында юл-транспорт һәлакәте булды. 

Татарстан дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, Mercedes Е200 автомобиленең 29 яшьлек йөртүчесе уңга борылырга җыенган Mercedes Е250 машинасы белән бәрелешә. 

Нәтиҗәдә Mercedes Е250 машинасының 35 яшьлек пассажиры һәлакәт урынында һәлак була. Чит ил машиналарының ике йөртүчесе дә зыян күрә.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте үлем-китем

Нет комментариев