Юлларны тәүлек буена кардан чистартканнар?!
Яңалыклар тасмасы

Юлларны тәүлек буена кардан чистартканнар?!

Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары хәбәр итте.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев шәһәрне кардан чистарту мәсьәләсенә тукталды. 

– Шәһәр урамнарына 150дән артык техника чыга.  Көчле явымнардан соң «Автомобиль юллары» предприятиесе хезмәткәрләре тәүлек буена эшләде. 150дән артык техника, 120 кеше юлларны кардан чистартты, – диде ул.


Шәһәр мэры Наил Мәһдиев: «Кар чистартуның норматив вакыты бар.  Гадәти режимда яуган карны без тиз арада чистартабыз. Явым-төшем нормадан артык яуганда техника санын ике генә түгел, өч тапкыр артырырга кирәк», – дип искәртте. 

Лилия Хәбибҗанова фотолары

 


кардан чистарту торак коммуналь хуҗалык

Нет комментариев