Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Юрий Филипов: «Ранельга 2 яшь тула, һаман башын тота алмый»

Баланы әбиләре карый.

Бала тапканда гомере өзелгән Алёна Мөхәммәтованың абыйсы Юрий Филиппов НТВ каналының ДНК тапшыруна барып кайтканнан соң, элемтәгә чыктык. Баланың хәлләрен сораштык. 

«Ранельга 6 мартта 2 яшь тула. Һаман шул ук хәлдә. Трубка аша гына ашый. Табиблар операция дип сөйләнделәр башта, хәзер өсләренә җаваплылык алырга куркалар, күрәсең, трубканы алырга ашыкмыйлар. Балада ДЦП, эпилепсия. Һаман башын тота алмый. Аңа энәләр дә кадатып карадылар инде. Мәскәүгә дә алып бардылар. Алга китеш юк. Дәвалануга йөртүне дәвам итәләр. Әмма бездә, үзегез беләсез, медицина бушлай түгел, зур акчалар кирәк», – ди Юрий Филипов. 

Исегезгә төшерәбез, Ранель асфикция белән туа. Ана карынында ул 4 минут кислородсыз тора. Табиблар аның хәлен Апгар шкаласы буенча 0-3 балл белән бәялиләр. Туп-туры реанимация бүлегенә озаталар. Әнисе Алёна Мөхәммәтова күп кан югалтып, катлаулы операцияләр кичерә. Тик табиблар аның гомерен саклап кала алмый.  

Юрий Филиповның ДНК тапшыруына баруы турында моннан укы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев