Юрий Филипов туктарга җыенмый
Бала тапкач гомере өзелгән сеңлесе буенча җинаять эшен дәвам итә.
«Нинди генә эшне алма, инструкция үтәлмәсә, эшчегә җаза бирелә. Ә монда кеше гомере өзелде: ни җавап бирүче юк, ни, һичьюгы, гафу да үтенүче булмады. Энекәш Ранэль инвалид калды бит. Инде җинаять эшен, вакыт чыгуга сылтап (ҖК 102 маддәсе буенча), яптылар. Ачыклап та бетермәгән килеш, алардан җаваплылыкны төшереп куйдылар. Шулай килеп чыга. Мин моның белән килешмим һәм дөреслек өчен көрәшүемне дәвам итәм. Шикаять инде язылды. Моннан кала, юрист белән гражданлык хокукы буенча да эш башларга уйлыйбыз», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, өч ел элек, 2023 елның 6 мартында, Чаллы укытучысы Алена Мөхәмәтованың бала тапкач гомере өзелде. Юрий Филипов сүзләренә караганда, ул көнне аңа карата ярамаган Кристеллер ысулы (эчкә басып баласын «чыгару») кулланганнар.
«Моны тудыру залындагы видеоязмалар дәлилли. Аннан кала, Мәскәү белгече ясаган экспертизада да шулай диелә. Дәлилләр тулы булсын өчен видеоязманы, шулай ук, экспертлар аша үткәрәчәкбез», – ди Юрий Филипов. – Кыенлык шунда, моңа кадәр беркемнең дә мондый эш буенча судка барып җиткәне юк икән. Барып җиткән очрак та да, суд эше, теге яки бу сәбәпләр белән, ябылган. Бездән соң да бит бала тудыру йортында (КДМЦда) үлем - китемнәр булды. Күп очракта белгечләрнең үз эшләренә салкын карашы аркасында. Моңа кем дә булса нокта куярга тиеш».
Бүгенге көндә гаилә адвокатка түләр өчен акча эзли. Юрист гаиләнең хәленә кереп рассрочка биргән: 270 мең сумны 90 меңәр итеп 3 айда түләргә була.
«Ранэль исә әлегә бернинди дә дәвалану үтә алмый. Бары көчле тәэсир итә торган дарулар гына эчәбез. Чөнки әле дә баланың эпилептик аң җуюлары саклана. Бу хәлате үтмичә, безне беркая да алмыйлар. Кайчан үтәчәге дә билгесез», – ди борчулы абый.
Сабый туганда озак вакыт кислородсыз кала, шул сәбәпле анда күп төрле авырулар барлыкка килә. Бүгенге көндә ул паллиатив санала. Ягъни, бала гомер буе инвалид калачак.
Бу хакта монда язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев