Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Июньдә нәрсәгә бәяләр артты?

Ай башыннан «Рос­сия поч­та­сы» хез­мәт­лә­ре 25 про­цент­ка кыйм­мәт­лән­де. 20 грамм­га ка­дәр га­ди хат­ны поч­та аша җи­бә­рү өчен элек 19 сум тү­ләр­гә ки­рәк бул­са, хә­зер ул 22 сум то­ра. За­каз бе­лән юл­ла­на тор­ган хат бә­я­се 37 сум­нан 41 сум­га, «кыйм­мәт­ле» хат 90 сум­нан 95 сум­га арт­кан. Га­ди бан­де­роль җи­бә­рү дә 40...

Җәй­дән го­мум­йорт их­ты­яҗ­ла­ры өчен чы­гым­нар­ны кап­лау­га то­тыл­ган тү­лә­ү­ләр яңа тәр­тип бу­ен­ча исәп­лә­нә­чәк. Ди­мәк, то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­лә­ү­ләр­дә үз­гә­реш­ләр бу­ла­чак ди­гән сүз. Июнь аен­да­гы үз­гә­реш­ләр­не июль­дә ки­лә­чәк кви­тан­ци­я­ләр­дә си­зәр­без. За­кон ни­ге­зен­дә, йорт­ның го­му­ми их­ты­я­җы ди­гән тө­шен­чә­гә то­рак­та­гы бө­тен ке­ше фай­да­ла­на тор­ган подъ­езд­лар­ны як­тыр­ту, га­зон­нар­ны су­га­ру һәм баш­ка­лар ке­рә.
Яңа ка­гый­дә­ләр ни­ге­зен­дә, го­му­ми их­ты­яҗ­лар, ком­му­наль хез­мәт­ләр исем­ле­ген­нән алы­нып, то­рак хез­мәт­ләр гра­фа­сы­на кү­че­ре­лә­чәк. Урын алыш­ты­ру­дан сум­ма үз­гәр­мә­сә дә, яңа ка­гый­дә­нең отыш­лы як­ла­ры бар. Әй­тик, ОДН өчен тү­лә­гән­дә, элек нор­ма­тив күр­сәт­кеч­ләр бе­лән фа­тир­лар­да­гы исәп­лә­геч җай­лан­ма­лар күр­сәт­кеч­лә­ре ара­сын­да­гы аер­ма­ны исәп­ләп, шул сум­ма­ны счет­чик куй­дыр­ма­ган фа­тир ху­җа­ла­ры­на бү­леп тү­ләт­те­рә­ләр иде. Хә­зер исә нор­ма­тив күр­сәт­кеч­ләр ге­нә фа­тир­лар ара­сын­да бү­ле­нә­чәк. Ә ме­нә исәп­ләү җай­лан­ма­сы куй­дыр­ма­ган­нар­га җи­ңел бул­мас ке­бек: ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­лә­гән­дә, алар­га нор­ма­тив сум­ма­дан 1,5 тап­кыр­га күб­рәк тү­ләт­те­рер­гә җы­е­на­лар. Бәл­ки мон­нан соң счет­чик куй­ды­ру­чы­лар са­ны да ар­тыр. Би­шәр-ал­ты­шар ке­ше яшәп ят­са­лар да, фа­тир­да бер­кем тер­кәл­мә­гән дип, су өчен аз тү­лә­ү­че­ләр­гә дә көн бе­тәр сы­ман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев