“Каган Алтыны” артыннан
27 апрельдә Әстерхан өлкәсе территориясендә «КАМАЗ-Мастер» командасы «Каган Алтыны» ралли-рейдында катнашачак. Ком калкуларында ярышлар 4 көн дәвам итәчәк. Юлның гомуми озынлыгы - 1015 км тәшкил итә. Маршрут традиция буенча Әстерханда, борынгы Кремль яныннан башлана. «Золото Кагана» - ралли-рейдлар буенча Россия чемпионатының икенче этабы. Узышларда пилотлар Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Айрат...
27 апрельдә Әстерхан өлкәсе территориясендә «КАМАЗ-Мастер» командасы «Каган Алтыны» ралли-рейдында катнашачак. Ком калкуларында ярышлар 4 көн дәвам итәчәк. Юлның гомуми озынлыгы - 1015 км тәшкил итә. Маршрут традиция буенча Әстерханда, борынгы Кремль яныннан башлана. «Золото Кагана» - ралли-рейдлар буенча Россия чемпионатының икенче этабы. Узышларда пилотлар Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Айрат Мәрдиев, Антон Шибалов, Дмитрий Сотников җитәкчелегендә "КАМАЗ-Мастер" командасының алты экипажы катнаша. Сергей Куприяновның тыгыз эш графигында үзгәрешләр булмаса, ул узышларда газ дизель ягулыгында эшли торган "КАМАЗ" да узышачак. "КАМАЗ-Мастер" җитәкчесе Владимир Чагин сүзләренчә, Эдуард Николаев экипажы яңа капотлы автомобильне сынаячак. «Золото Кагана» ралли-рейдының җиңүчесе 30 апрельдә билгеле булачак. Бүләкләү тантанасы Әстерханның «AZIMUT» кунакханәсе территориясендә узачак, дип хәбәр итә команда матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев