Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Каләмдәшебез дәүләт бүләгенә лаек булды

Бу хакта ТР Рәисе Указы чыкты.

Челнинские известия" газетасы баш редакторы Зөлфия Солтанова "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. Бу хактагы Указны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов  имзалады.

Документтан күренгәнчә, Зөлфия Солтановага әлеге дәүләт бүләге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткән өчен бирелә.

Каләмдәшебез журналистикада зур стажга һәм исемгә ия. 1993 елда журналист белгечлеге алгач язмышын Чаллы белән бәйләде. Башта "Челнинские известия" газетасында эшләде, аннары "Вечерние Челны" газетасында бүлек редакторы вазифасында хезмәт куйды.

 2009 елда "Челнинские известия" газетасына баш редактор булып кайтты.

Каләмдәшебезне дәрәҗәле бүләк алуы белән котлыйбыз! Сәламәтлек һәм уңышлар телибез.

Фото "Челнинские известия"дән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матбугат чарасы ТР Рәисе дәүләт бүләге