Калуга өлкәсендә яшәүче Чаллы кешесен алдаган
Суд булды.
Чаллыда карават сатучы Калуга өлкәсендә яшәүче хатын-кыздан зыян күрде. Хатын-кыз белдерү аша шалтыратып, караватны сатып алырга теләк белдерә. Акча күчерү өчен банк картасы номерын сорый. Соңыннан телефонына килгән кодны әйттерә. Нәтиҗәдә карават сатучы картасының шәхси кабинетын ачып, 64 мең сумга якын акчасын салдыра һәм үзенә айфон телефоны сатып ала. Шул ук схема буенча тагын бер кеше зыян күрә. Бу юлы ул 40 мең сумга якын акча урлый.
Хатын-кыз моңарчы да хөкем ителгән булган. Судта үз гаебен таныды. Урлаган акчаларны кире кайтарырга вәгъдә итте. Кылган җинаятьләрен исәпкә алып, суд аңа шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев