Татарстанда «кукурузник» һәлакәткә очрап, 3 кеше гомере өзелде
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда «кукурузник» һәлакәткә очрап, 3 кеше гомере өзелде

Гаилә Воронеждан килгән булган.

Татарстанның Кама Тамагы районында фаҗига. «Кукурузник» очып барган җиреннән кырга төшеп янып бетте.

Һәлакәт турында хәбәрне МЧС сәгать 09:35дә кабул итә. Урынга коткаручылар җибәрелә. Кызганыч, өч кеше гомере өзелә, аларның берсе – бала. МЧС хезмәте хәбәр итүенчә, һәлакәттә самолет капитаны һәм ике пассажир – бала белән әнисе үлә. Очкыч кабинасыннан шаһитлар җәрәхәтләнгән ир-атны (гаилә башлыгы) чыгара. Ул авыр хәлдә Казан хастаханәсенә озатыла. Сынган җирләре күп.

Шунысы мәгълүм: гаилә Воронеждан килгән. Аларга экскурсия үткәргән булганнар.  

Хәзерге вакытта тикшерү бара, фаҗига сәбәпләре ачыклана. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев