«КАМАЗ» футбол стадионы төзекләндерелә
Беренче этапта уен кыры яңартыла.
Чаллы мэры, «КАМАЗ» футбол клубы президенты Наил Мәһдиев стадионда капиталь ремонт барышын карады.
Биредә ремонтның беренче этабы тулы куәтенә бара. Футбол кырының табигый катламы киселгән, төзүчеләр су агызу җайланмалары, су сибү системасы урнаштыру белән мәшгуль.
Тиздән уен кыры яңартылачак. «Бу команданың уенына да тәэсир итәчәк. Без табигать шартларына бәйле булмаячакбыз. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка стадионны яңартуга 115 млн сумнан артык акча бүлеп биргәне өчен рәхмәт. Безнең футболчыларның ясалма өслекле уен кыры булачак», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Төзүчеләр агымдагы елның 3 августына футбол кырын файдалануга тапшырырга сүз биргәннәр.
Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев