Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ» ике атналык ялдан соң эшли башлады

Быел заводчыларны истәлекле вакыйга көтә.

“КАМАЗ” хезмәткәрләре ике атналык корпоратив отпусктан соң янә эшкә чыкты. 8-21 июльгә кадәр алар түләүле ялда булды. Гадәттәгечә, сату, лизинг, җитештерүне планлаштыру һәм әзерләү өлкәсендә эшләүче бүлекчә хезмәткәрләре, шулай ук җиһазларны планлы ремонт һәм модернизацияләү белән шөгыльләнүче сервис хезмәтләре штат режимында эшләвен дәвам итте. Компаниянең бу хезмәткәрләре махсус отпуск графигы буенча ял итә. 

Җәйге ялдан соң исә коллективны тыгыз эш айлары көтә. Моннан тыш, 13 декабрьдә заводчылар “КАМАЗ” төзелә башлауга 55 ел тулуны да билгеләп үтәчәкләр.

Компаниянең тарихына күз салсак, бу еллар эчендә биредә 2 млн 463 меңнән артык йөк машинасы җитештергәннәр. 

фото: https://kamaz.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев