Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ» йөк машинасына – 50 ел!

«КАМАЗ»да беренче йөк автомобиле чыга башлауга 50 ел тулуга багышланган тантана узды.

Анда ветераннар, предприятие Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, «КАМАЗ» АҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты. Денис Мантуров предприятие коллективына Россия Федерациясенең «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактау билгесен тапшырды һәм РФ  президенты Владимир Путинның котлавын житкерде: 

«Дистә еллар элек кебек үк, «КАМАЗ»да үз эшләрен яхшы белгән һәм яраткан чын осталар эшләве сөендерә. Аларның компетентлылыгы һәм Дәүләт, Татарстан Республикасы җитәкчелеге предприятиегә күрсәткән үзгәрешсез ярдәм нәтиҗәсендә, завод кешеләре җитди, моңарчы күрелмәгән каршылыкларга лаеклы җавап бирәләр һәм, ветераннарның тәҗрибәсенә һәм традицияләренә таянып, җаваплы бурычларны уңышлы хәл итәләр. Заманча конструкторлык, инженерлык идеяләрен һәм экологик чиста, имин технологияләрне һәм материалларны гамәлгә кертәләр, сыйфатны һәм конкурентлыкка сәләтлелекне берөзлексез арттыралар,чыгарыла торган продукциягә дәүләт оборона заказын вакытында, тиешенчә үтәүгә өстенлек бирәләр. Хәрби шартларда сыналган «КАМАЗ» техникасы Ватанга хезмәт итә, безнең геройларга махсус хәрби операция максатларына ирешергә ярдәм итә».

 

Күпъеллык намуслы хезмәтләре, югары һөнәри казанышлары өчен 15 эшчегә  югары Дәүләт бүләкләре тапшырылды.  

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов:  «КАМАЗ» белән Чаллы тарихы аерылгысыз бәйләнгән. Завод йөзләрчә мең кешене уңайлы торак белән тәэмин иткән, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, мәдәният, спорт һәм ял объектлары төзелгән. Чаллы 30 мең кешелек бистәдән Татарстанның иң эре шәһәрләренең берсенә һәм илнең машина төзелеше үзәгенә әверелә. Бүген ул - машина төзелешендә, фәндә һәм мәдәнияттә зур потенциалга ия динамикалы үсүче шәһәр», - дип ассызыклады.

Юбилей көнендә  тагын бер җитди предприятие ачылды. Завод  К3 һәм К5 буыны автомобильләре өчен югары ресурслы мостлар җитештерәчәк. Бу исә катлаулы агрегатларны чит илдән кертүгә ихтыяҗны бетерә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Рәисе Президент РФ Камазга -50 Денис мантуров