Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ» җитәкчелегендә үзгәрешләр

Антон Сарайкин автогигантта 2006 елдан эшли.

Антон Сарайкин «КАМАЗ» ГАҖнең сату һәм сервис буенча генераль директор урынбасары итеп билгеләнде. Ул моңа кадәр автомобиль заводын җитәкләде. 

Антон Сарайкин икътисадчыдан алып автогигантның төп заводларының берсенең директоры дәрәҗәсенә кадәр юл үтте. Ул намуслы хезмәте өчен берничә тапкыр «КАМАЗ» ГАҖнең, Россия машина төзүчеләре берлегенең Мактау грамоталары, «Ростех» компанияләре төркеменең «За отличие», РФ Оборона министрлыгының «За трудовую доблесть» медале белән бүләкләнде.

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин әлеге карарга аңлатма биреп: «Антон Викторович алдына башланган яңалыкларны дәвам итү, КАМАЗ техникасын Россия һәм чит ил базарында сату планнарын үтәү һәм яңа технологияләрне гамәлгә кертү бурычы куелды», – диде. 

Автомобиль заводы директоры вазифаларын баш инженер булып эшләгән Максим Минеев башкара.

Фото автогигантның матбугат хезмәтеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадрлар «КАМАЗ» ГАҖ