«КАМАЗ-Мастер» командасы авариягә эләкте
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ-Мастер» командасы авариягә эләкте

Юл-транспорт һәлакәте Чистай районында булды.

"КАМАЗ-Мастер" командасы машинасы Чистай районы юлында авариягә юлыкты. Узышчыларның "Сембер тракты" раллиена барган чаклары булган. Бу хакта Mash Iptash телеграм-каналы хәбәр итә. "КАМАЗ-Мастер" машинасы Актау авылы янында "Hyundai Creta" автомобиле белән бәрелешә. Зыян күрүчеләр юк. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев