Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ-Мастер» машинасы «Ефәк юл» раллиенда ауды

«Борылыштамы, әллә сикерткәндәме ауды», - ди «КАМАЗ-Мастер җитәкчесе Эдуард Николаев.

«Ефәк юл – 2024» узышларының 5 этабында «КАМАЗ-Мастер» командасы күңелсез хәлгә очрады. Пилот Андрей Каргиновның Кош-Агач – Ховд маршрутында машинасы ауды. Аңа Сергей Куприянов ярдәмгә килде. 

«Юл җиңелләрдән түгел. Куаклык. Ташлы җирләр күп. Андрей Каргиновның машинасы борылыштамы, әллә сикерткәндәме ауды. Экипаж белән барысы да яхшы. Без туктап тормадык. Бераздан Богдан Каримовның амортизаторлары белән проблемалары булып туктаганын күрдек. Аңа амортизатор тапшырдык та алга таба юл тоттык», – дип «КАМАЗ-Мастер җитәкчесе Эдуард Николаев. 

Ярышларда беренче булып  Белоруссиядән «МАЗ-СПОРТавто» команды пилоты Сергей Вязович килде. Икенче урында – «КАМАЗ-Мастер» командасы пилоты Дмитрий Сотников. Эдуард Николаев өченче.  

Узышлар 15 июльгә кадәр дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев