Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Камаз хезмәткәрләре Кама балалар медицина үзәгендәге нәниләргә бүләкләр тапшырдылар

Мондый чаралар авыру балаларның кәефен күтәрә.

«КАМАЗ» ГАҖның профсоюз оешмасы Кама балалар медицина үзәгендәге нәни пациентларга «Кыюлык тартмасы» акциясе кысаларында 1500 бүләк тапшырды. 
Тартмаларда китаплар, конструкторлар, буяулар, иҗат өчен товарлар. 
Профсоюз оешмасы рәисе Илдар Шамилов бүләкне тапшырганда: 

«Бу бүләкләр ярдәм билгесе һәм дәвалау процедураларын үткәндә кыюлык өчен бүләк булсын», – диде. 

Кама балалар медицина үзәгендә көн саен 200дән артык бала дәвалана. Аларның күпчелеге өчен медицина процедуралары чын сынауга әйләнә. Шуңа күрә хәтта кечкенә генә бүләк тә аларга авыртудан арынып торырга, куркуны җиңәргә һәм кәефне күтәрергә ярдәм итә. 

«Без автогигант хезмәткәрләренә бу акция өчен рәхмәтле. Балалар мондый сюрпризларны һәрвакыт көтеп алалар. Без аларның кәефләре яхшыруны күрәбез», – диде хастаханәснең баш шәфкать туташы Марина Мячкина.

Фотолар шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кдмц «КАМАЗ» ГАҖ