Камазлылар – иң яхшы инженерлар рәтендә
ПАО "КАМАЗ" белгечләре Бөтенроссия "Ел инженеры-2016" бәйгесенең җиңүчеләре һәм дипломантлары булдылар. Аларны зурлау тантанасы Мәскәүдә үтте. Бәйгенең беренче тур нәтиҗәләре буенча "Россиянең профессиональ инженерлары" исемен алдынгы инженер-конструктор Альберт Минигулов һәм Руслан Сираевка бирделәр.
"Яшьләрнең инженерлык сәнгате" номинациясе буенча яхшылар булып инженер-конструктор Сергей Андриянов, Ильназ Әюпов һәм двигательләр төркеме системасының баш белгече Ильдар Мамлеев танылды. "КАМАЗ" фәнни-техник үзәкнең кривошип-шатунлы механизм КИБның башлыгы Владимир Гольмаков "Ел инженеры-2016" бәйгесенең лауреаты булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев