Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Камгэснергострой» оешмасының элеккеге генераль директоры вафат

Мәрхүм белән хушлашу чарасы 31 августта иртәнге 9 сәгатьтә “Энергетик” мәдәният сараенда үтәчәк.

Чаллыда озакка сузылган авырудан «Камгэснергострой» оешмасының элеккеге генераль директоры Александр Евдокимов вафат булды. Аңа 72 яшь иде. Мәрхүм белән хушлашу чарасы 31 августта иртәнге 9да “Энергетик” мәдәният сараенда үтәчәк. Аны ГЭС бистәсендәге зиратта җирләячәкләр.

Александр Евдокимов хезмәт юлын «Камгэсэнергострой»га караган «Автозаводстрой» төзелеш идарәсендә СМУ-4 мастеры буларак башлый. Озак еллар оешмада төрле вазифаларны били. Аннары Тверь өлкәсендә «Севзапатомэнергострой» компаниясендә генераль директорның беренче урынбасары булып хезмәт куя. 2003 елда исә Чаллыга кайтып, «Камгэснергострой» ААҖнен җитәкли башлый.

Александр Сергеевич – ТРның атказанган, Россяинең почетлы төзүчесе булып танылды. Шулай ук ул Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины исемен дә йөртте, төрле елларда Шәһәр һәм Дәүләт Советы депутаты да булды.

Аның якты истәлеге безнең һәм меңләгән шәһәрдәшебезнең күңелендә мәңге сакланыр. Мәрхүмнең гаиләсенә, туганнарына һәм якыннарына бу авыр көннәрдә күркәм сабырлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хушлашу