Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Телевидение аша оятсыз күренешләрне күрсәтүне җирәнгеч дип саныйм"

"Зөләйха күзләрен ача" фильмында янәсе мәчет эчендә кылынган интим кадрлар җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырды. Татарстан мөфтие моңа үз карашын җиткерде.

Фильмда Кукмара районындагы Мәчкәрә авылының борынгы мәчете күрсәтелә. Тамашачылар ир белән хатын арасындагы интим кадрлар да шул мәчеттә төшерелдеме икән дип борчыла. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграмдагы аккаунтында әлеге хәлгә аңлатмасын һәм мөнәсәбәтен белдерде.

"Экраннарга "Зөләйха күзләрен ача" фильмы чыккач, күп кенә мөэмин-мөселманнар миңа, җенси якынлык күренеше дөрестән дә мәчет эчендә төшерелгәнме дигән борчулы сораулар белән мөрәҗәгать итә башлады.

Дин кардәшләребезнең ризасызлык белдерүе аңлашыла да: мөселман дине кыйммәтләрен һәм изге урыннарга карата мондый тәртипсезлек кылу мыскыл итү, мәсхәрә булыр иде. Билгеле, моңа юл куелмады. Фильмда күрсәтелгән иске мәчет Кукмара районы Мәчкәрә авылында урнашкан. Кызганыч ки, бу мәчет бүгенге көндә гыйбадәтханә буларак эшләми һәм ул мәдәни мирас объекты булып тора. Шуңа да карамастан, район имам-мөхтәсибе, мөселман дин эшлеклесе буларак, элеккеге мәчет бинасыннан ни рәвешле файдалануын фильм төшерелә башлаганчы да, башлангач та ныклы контрольдә тотты.

Моннан тыш, әдәпсезлекләр кылынмасын өчен, мәчеттә съемкаларның барышын беренче көненнән үк авылның имам-хатыйбы күзәтеп торды. Интим күренеш исә илебез тарихында дәһрилек сәясәтенең коточкыч һәм җимергеч булганын күрсәтә һәм башка мәйданчыкта ясалып картинага монтаж ярдәмендә өстәп кертелә.

Сәнгать әсәрендә мондый кадрларның булуы үзен ни дәрәҗәдә аклавы — аерым сорау. Һәм аны беренче чиратта сериалны төшерүчеләргә юлларга кирәк. Мин үзем, һичшиксез, телевидение һәм башка ресурслар аша ачыктан-ачык оятсыз күренешләрне күрсәтүне әхлаксызлык һәм җирәнгеч дип саныйм. Шәхсән үземә килгәндә, татарның Зөләйха образы – ул Гаяз Исхакый тудырган образ. Һәм ул һәрвакытта рухи ныклык, гыйффәтлек, үз халкына һәм үз диненә тугрылык символы булып калачак", дип яза Камил хәзрәт.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев