Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Кан тамырлары өчен кәбестә, яшелчә ашлары файдалы

Табиб киңәше.

Медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог Сергей Вялов үзенең телеграм-каналында: «Чын мәгънәсендә файдалы ашлар бар. Яшелчә ашы – гәүдә авырлыгын тәртиптә тотарга ярдәм итә, томатлы аш – йөрәккә файдалы (ликопины кан тамырларын холестерин утырудан саклый). Ясмыклы аш кандагы шикәрне көйли. Кабак ашы-пюре антиоксидантлар чыганагы булып тора», – ди ул. 
Табиб ашның файдасын арттыру өчен күбрәк яшелчә салырга, ә дөге һәм бәрәңге урынына кузаклылар кулланырга киңәш иткән. Сүз уңаеннан, ул кайбер антиоксидантлар тәэсиренең, ризык пешкәннән соң, көчәюен искәрткән. Гастроэнтеролог әйтүенчә, ясмыклы яшелчә ашында антиоксидантларның тәэсире 46 процентка артырга мөмкин. «Имбир һәм куркума да ашның файдасын көчәйтә», – дип язган табиб.
Сергей Вялов шулай ук тавык шулпасының ялкынсынуга каршы үзенчәлеккә ия булуын да әйтте. Аның әйтүенчә, ашны, файдасына зыян салмыйча, 2-3 ай буе катырып сакларга мөмкин.
Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш илкүләм проектлар