Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Каникулларын төнлә урамда уздыручы балаларга ау башлана

Инспекторлар актив ата-аналар белән рейдка чыкмакчы.

30 декабрьдан мәктәп укчыларының кышкы каникуллары башлана. Нәкъ шул вакытта балигълык яшенә җитмәгән балалар катнашында хокук бозулар һәм җинаятьләр артуы күзәтелә, ди полиция хезмәткәрләре. Алар төнлә рейдлар уздырырга планлаштыра. Анда ата-аналар комитетлары һәм башка профилактик субъектлар әгъзалары да катнашачак. 

"21 декаюрьдан барлык мәгариф учреждениеләрендә Яңа ел чараларын үткәрү планлаштырыла. Бу вакытта балалар тәртибен һәм иминлеген балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре, хокук сакчылары күзәтәчәк. Мәгариф учреждениесе җитәкчелеге, ата-аналар да битараф калырга тиеш түгел", - дип белдерде РФ Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча полиция бүлеге башлыгы урынбасары Раил Нәҗмиев. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев