Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Кануннарны бозсаң штраф түлә

Иң күп штрафны кемнәр түләгән?

Чаллының җәмәгать тәртибен тәэмин итү идарәсе башлыгы Мөдәрис Миңнегалиев үзе җитәкләгән идарәнең   2024 елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясады.

Узган елның ноябренннән башлап шәһәр территориясендә өстен капламыйча  грунт, кирпеч, тарала торган төзелеш материаллары ташу тыела. Бу   Яр Чаллы территориясен төзекләндерү кагыйдәләрендә шулай язылган.

Кагыйдәләрне үтәмәгән очракта штраф түләргә туры килә. Аның күләме гражданнар өчен 2000-3500 сум; вазифаи затлар өчен – 15000-30000; юридик затларга 200 000 – 500 000 сум тәшки итә. Кагыйдә бозулар кабатланса штраф күләме ике тапкыр арта. 

Узган елда иң күп хокук бозу машинаны тиешсез урынга кую белән бәйле. 13 633 хокук бозуның 66,8 проценты машиналарны яшел территорияләргә, балалар һәм спорт мәйданчыкларына куюга туры килә. Моның өчен 9 114 автотранспорт хуҗасына 26 467 000  сум штраф салынган. 

«Шәһәрдә тәртип булырга тиеш, гамәлдәге кануннарны, кагыйдәләрне һәркем үтәсен. Үтәми икән, штраф түли», – дип кисәтте мэр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ штраф закон