Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кариев театрында «Куркак батыр»

Инсценировка авторы – хезмәттәшебез, «Мәйдан» журналының җаваплы сәркатибе Лилия Гыйбадуллина.

Бүген, 21нче ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «Куркак батыр» премьерасын тәкъдим итә. Безнең өчен дә сөенечле яңалык бу, чөнки сәхнә әсәренең инсценировка авторы – хезмәттәшебез, «Мәйдан» журналының җаваплы сәркатибе Лилия Гыйбадуллина. Премьера танылган татар язучысы Әхмәт Фәйзи әсәренә нигезләнеп иҗат ителгән. Режиссеры – Илсур Казакбаев.

«Бу әкият шәһәрне һәм сөйгәнен коткарыр өчен кыю булырга туры килгән егет турында, – дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. – Данир бөтенләй сугышчы булырга теләми, аңа кошлар сайравын тыңлау, курайда уйнау һәм аккошларга соклану күбрәк ошый. Әмма беркөнне атасы, атаклы аучы Азат Мәргән, Данирга чын батыр булырга вакыт дигән карарга килеп, улын ерак һәм куркыныч сәяхәткә озата. Сюжет болай гына тукталып калмый, билгеле: әкият ерак елларны гына түгел, рәхимсез холыклы заманча дөньяны да күрсәтә. Яхшы күңелле малай гаделсез дөньяга каршы тора алырмы, чөнки көчле булыр өчен,үз-үзеңне җиңәргә туры киләчәк?» 

«Куркак батыр» уңыш казаныр дип ышанабыз! 

Фото видеодан скирншот.

Резидә Гасыймова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лилия Гыйбадуллина Г.Кариев театры