Казан-Адлер поезды һәлакәткә очрады: 9 вагон рельстан чыкты
Яңалыклар тасмасы

Казан-Адлер поезды һәлакәткә очрады: 9 вагон рельстан чыкты

Зыян күрүчеләр бар.

12.35 сәгатьтә Волгоград өлкәсендә Гремячая – Котельниково станцияләре арасында 491нче Казан – Адлер пассажир поезды һәлакәткә очрады: «КамАЗ» белән бәрелеште. Йөк машинасы йөртүчесе тимер юл аркылы чыгу урынына килеп кергән. Нәтиҗәдә, пассажир поездының 9 вагоны рельстан чыкты. 

«Якынча мәгълүматлар буенча, 20 вагонның тугызы һәм электровоз рельстан чыккан. Поездда 812 кеше булган. Зыян күрүчеләр турындагы мәгълүматка төгәллек кертелә. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли. Оператив штаб төзелгән», – дип хәбәр итте Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров.

Соңгы мәгълүматлар буенча, 100дән артык кеше хастаханәгә озатылган. Хакимияттә вазгыятьнең махсус контрольгә алынуын билгеләп үттеләр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев