Казанда 3 яшьлек бала 17 каттан егылган
Яңалыклар тасмасы

Казанда 3 яшьлек бала 17 каттан егылган

Бу вакытта ул өйдә берүзе булган.

Казанда "Салават күпере" торак комплексында фаҗига. Аянычлы рәвештә 3 яшьлек бала гомере өзелде. Ул 17 егылып төшкән.

Прокуратура хезмәткәрләре әйтүенчә, бу вакытта ул үзе генә өйдә булган. Әнисе мәктәптә укучы икенче баласы артыннан киткән. 3 яшьлеге йоклап калган. 

Бала йортның гомуми балконыннан егылып төшкән. Хәзерге вакытта фаҗига сәбәпләре ачыклана. Балкон астында тишек бар. Аннан егылып төшмәдеме икән дигән фараз бар.

 


Нет комментариев